Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Генерал бүләге сынатмады

Район хакимияте башлангычы һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министры, генерал Рафис Хәбибуллин ярдәме белән Апас районының "РиФ" крестьян-фермер хуҗалыгына бер ай элек махсус янгын сүндерү машинасы кайтарылды. 10 көн элек, кызу көннәрдә Урта Биябашта миче артык кызудан килеп чыккан янгынны минутында ук бастыруда аның экипажы - Рәшит...

Район хакимияте башлангычы һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге министры, генерал Рафис Хәбибуллин ярдәме белән Апас районының "РиФ" крестьян-фермер хуҗалыгына бер ай элек махсус янгын сүндерү машинасы кайтарылды. 10 көн элек, кызу көннәрдә Урта Биябашта миче артык кызудан килеп чыккан янгынны минутында ук бастыруда аның экипажы - Рәшит Җәббаров, Ильяс Шәмсиев һәм авыл халкы бердәмлеге сыналды. Авыл машина-трактор паркында һәрвакыт сугышчан әзерлектә торучы янгын сүндерү машинасы үзенең бик ышанычлы һәм һәрдаим кирәк булуын раслады - Апас янгын часте, тирә-күрше авыллардан янгынчылар килеп җиткәндә "кызыл әтәч" җиңелгән иде инде. Ул ихатадагы башка корылмаларга, йортның үзенә зыян салырга өлгермәде.

- Салкыннар башланганчы бу махсус техникабыз өчен җылытылган гараж-депо өлгертеләчәк, аңа даими экипаж да беркетеләчәк, - ди "РиФ" КФХ җитәкчесе Фирдүс Мингазиев. - Авыл халкы исеменнән ярдәмчел, туып-үскән якларын онытмаган якташ генералыбызга бик зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожарные машины тушение пожара