Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Вакытлар узса да, яралар җөйләнми

7 ноябрь - Рәсәйдә Хәрби дан көне буларак үтте. Ул 1941 елда үткән хәрби парад хөрмәтенә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге тарихи көн уңаеннан районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтелде. Район башлыгы һәм җитәкчеләр аларның өйләрендә булып хәл-әхвәлләрен белештеләр, күчтәнәч пакетлар тапшырдылар. Бер генә ветеран да игътибардан...

7 ноябрь - Рәсәйдә Хәрби дан көне буларак үтте. Ул 1941 елда үткән хәрби парад хөрмәтенә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге тарихи көн уңаеннан районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәтелде. Район башлыгы һәм җитәкчеләр аларның өйләрендә булып хәл-әхвәлләрен белештеләр, күчтәнәч пакетлар тапшырдылар. Бер генә ветеран да игътибардан читтә калмады.

Чүрибураш авылында яшәүче Сәет Галиев 1943 елның феврален бүгенгедәй хәтерли. Нәкъ шул вакытта ул сугыш кырында каты яраланып, кулсыз кала. "Сугыш ярасы сызлаган саен аның ачы хатирәсе яңарганнан-яңара гына", - ди ул.

Сәет абый сугышка 1942 елның 24 августында алына. Горький, Владимир, Мәскәү шәһәрләрендә хәрби хәзерлек үткәннән соң, ул Калинин фронтына барып җитә. Тик монда аңа озак сугышырга туры килми. Каты яраланганнан соң, аның шактый вакыты госпитальдә үтә. Әнә шулай фронт юлы да тәмамлана. Вакыт барысын да дәвалый диләр. Тик яшьли сугыш кырында гомерлек яра алган Сәет абый гына бу елларны һич оныта алмый. Ул балаларына, оныкларына, яшьләргә сугышта узган һәр көнен күз яшьләре аша, гыйбрәт итеп сөйли һәм киләчәк буыннарның тыныч күк йөзе астында яшәвен тели.

Алар тормыш иптәше Гыйзелбанәт апа белән 65 ел парлы гомер юлы узганнар. Әле яңа гына гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Сәет абый белән Гыйзелбанәт апа Хәрби дан көне уңаеннан район башлыгы Рәшид Заһидуллинның өйләренә килүен дә зур хөрмәт буларак кабул иттеләр, күз яшьләре аша рәхмәтләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев