Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Василий Аверьяновның хезмәте барыбызга үрнәк

Бар гомерен намуслы, фидакарь хезмәткә багышлаган, табыннар муллыгы, яшәешебез байлыгы өчен туган ягы кырларында 45 ел маңгай тире түккән Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Василий Аверьянов туган көнен билгеләп үтте. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова данлыклы райондашыбызның өендә булып, район башлыгының иң изге теләкләрен җиткерде һәм бүләк тапшырды. Аңа шулай...

Бар гомерен намуслы, фидакарь хезмәткә багышлаган, табыннар муллыгы, яшәешебез байлыгы өчен туган ягы кырларында 45 ел маңгай тире түккән Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Василий Аверьянов туган көнен билгеләп үтте. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова данлыклы райондашыбызның өендә булып, район башлыгының иң изге теләкләрен җиткерде һәм бүләк тапшырды. Аңа шулай ук шифаханәгә юллама да бүләк ителде.

Василий Аверьянов районыбызның иң мөхтәрәм кешеләренең берсе. Туган авылы Янгелдедә дә аны олысы-кечесе хөрмәт итә. Ул яшь буынга өлге, тәҗрибә учагы булып тора. Хезмәт һәм гомер юлы турында һәрчак горурланып сөйли ветеран. Җир эшенең, техниканың бөтен нечкәлекләрен белгән өлкән хезмәттәшләре янына киңәш-ярдәм сорап килүчеләр бүген дә күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев