Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Министр белән очраштык

18 гыйнварда без - Каратун урта мәктәбенең 11нче сыйныфы укучылары Рафаэль Биктимеров һәм Илүзә Гайнетдинова (җитәкчебез Сәвия Тимершина) "Ялкын" журналының балалар редколлегиясе әгъзалары делегациясе составында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән очрашуда булып кайттык. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә министр татарстанлыларны борчыган темаларны күтәреп, хәзерге заманда һәр кешедә булырга...

18 гыйнварда без - Каратун урта мәктәбенең 11нче сыйныфы укучылары Рафаэль Биктимеров һәм Илүзә Гайнетдинова (җитәкчебез Сәвия Тимершина) "Ялкын" журналының балалар редколлегиясе әгъзалары делегациясе составында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән очрашуда булып кайттык. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә министр татарстанлыларны борчыган темаларны күтәреп, хәзерге заманда һәр кешедә булырга тиешле матур сыйфатлар, татар теле үсешенә киртә булган проблемалар, җәмгыятьнең интеллектуаль дәрәҗәсен күтәрү юллары хакында сүз алып барды. Сөйләшү барышында БДИ, мәктәп тормышы, югары уку йортларына кагылышлы сорауларга ачыклык кертелде.

Әңгәмә тәмамлангач, катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр (телефон, сыйфатлы каләм һәм мәктәп сүзлеге) тапшырылды. Без әлеге очрашудан бик канәгать калдык.

Илүзә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: каратун очрашу министр