Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннар киңәште

29 сентябрьдә Кызыл Тау һәм Тутай авылы җирлекләрендә 11 авыл җирлеге башлыклары, алардагы башлангыч ветераннар оешмалары җитәкчеләре катнашында, район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова һәм район ветераннар Советы җитәкчелеге рәислегендә семинар-киңәшмә уздырылды. Семинар Кызыл Тау авылы мәктәбе һәм анда урнашкан Мөхәммәт Гайнуллин музее белән танышудан башланып китте. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк...

29 сентябрьдә Кызыл Тау һәм Тутай авылы җирлекләрендә 11 авыл җирлеге башлыклары, алардагы башлангыч ветераннар оешмалары җитәкчеләре катнашында, район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова һәм район ветераннар Советы җитәкчелеге рәислегендә семинар-киңәшмә уздырылды.

Семинар Кызыл Тау авылы мәктәбе һәм анда урнашкан Мөхәммәт Гайнуллин музее белән танышудан башланып китте. Район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова район башлыгы исеменнән республиканың уңышлы эшмәкәрләрен һәм шул исәптән районыбызның 5 эшмәкәре тормышын чагылдырып нәшер ителгән китап нөсхәсен музейга бүләк итеп тапшырды. Мәктәп белән танышканнан соң, семинар кунаклары Тутай авылына юл алдылар. Биредә, әлбәттә, сәфәр мәшһүр композиторыбыз Сара Садыйкова музеена сәяхәттән башланды. Киңәшмә башлангыч ветераннар оешмалары җитәкчеләренең еллык эшчәнлекләре турында чыгышлары белән дәвам итте. Алар үз чиратларында яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүгә нык басым ясадылар. "Җитәкчелек, җәмәгатьчелек белән бергә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз", - дип ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев