Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матур һәм һәммәбезгә кирәк, ник тиясез аларга?

Район үзәге Апаста, Әнәле юлында һәм Каратунда "Апасэнергосервис" ширкәте осталары соңгы 3 елда матур, тимер бизәкле баганаларга бер һәм ике шарлы 1250 дән артык яктырткыч куйгач юл-тротуар читләре әнә ничек матурланды. Төннәрен дә якты һәм халык өчен бик уңайлы. Алар аерым линиягә махсус кабызгычлар аша кушылган, заманча һәм утны да...

Район үзәге Апаста, Әнәле юлында һәм Каратунда "Апасэнергосервис" ширкәте осталары соңгы 3 елда матур, тимер бизәкле баганаларга бер һәм ике шарлы 1250 дән артык яктырткыч куйгач юл-тротуар читләре әнә ничек матурланды. Төннәрен дә якты һәм халык өчен бик уңайлы.

Алар аерым линиягә махсус кабызгычлар аша кушылган, заманча һәм утны да аз "ашыйлар". Ә бар шундый кемсәләр, аларны аударып, шарларын ватып йөрүдән хайвани бер тәм табалар, диярсең… "Былтыр шундый мәгънәсезләр 32 яктырткычны ватты-җимерде, 7 багананы аударды. Үз хисабыбыздан төзәттек. Район полициясе шиклеләрнең эзенә төшеп килә инде. Гаепләре расланган очракта, алар яки әти-әниләре меңләгән сум белән исәпләнүче китерелгән зыянны үз кесәләреннән түләячәк. Җәмәгать милкенә зыян салган өчен андыйларга җинаять җаваплылыгы да каралган",- ди бу ямьсез, күңел кайтаргыч күренешне шәрехләп, ширкәт җитәкчесе Илдар Сөләйманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вандализм