Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Макталдылар

РФнең "Мактаулы урта һөнәри белем бирү хезмәткәре" күкрәк билгесе алучы: Хисамова Фирдинә Садергалләм кызы - Апас аграр көллиятенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы; РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр: Саттарова Роза Гаделҗан кызы - Иске Йомралы мәктәбенең математика укытучысы; Биктаһирова Розалия Анатольевна - Свияжский балалар бакчасы тәрбиячесе;...

РФнең "Мактаулы урта һөнәри белем бирү хезмәткәре" күкрәк билгесе алучы:

Хисамова Фирдинә Садергалләм кызы - Апас аграр көллиятенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр:

Саттарова Роза Гаделҗан кызы - Иске Йомралы мәктәбенең математика укытучысы;

Биктаһирова Розалия Анатольевна - Свияжский балалар бакчасы тәрбиячесе;

Солтанбекова Люция Касыйм кызы - Зур Күккүз мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

РФнең "Мактаулы гомумбелем бирү хезмәткәре" күкрәк билгесе алучы:

Бәдертдинов Рифат Әкраметдин улы - Морзалар мәктәбе директоры, физика укытучысы;

ТРның "Гомумбелем бирү өлкәсендәге уңышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнүче:

Юманов Валерий Александрович - Табар Черкене мәктәбенең ОБЖ һәм физкультура укытучысы;

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасына лаек булучылар:

Вәлиева Рамилә Рамил кызы - Апас мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары;

Кәримова Зөлфирә Габдулла кызы - Азбаба мәктәбенең математика укытучысы;

Мөхәммәтҗанова Лилия Әгъзам кызы - Бакырчы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Хисамова Фирая Мөхәммәт кызы - Биеш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Үсеп килүче яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә намуслы хезмәте һәм юбилейлары уңаеннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүче:

Яруллина Лира Раил кызы - Чүрибураш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Бәйрәмдә юбиляр-ветераннар да сәхнәгә чакырылып хөрмәтләнделәр. Аларның һәркайсына район башлыгы Р. Н. Заһидуллин Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Менә алар:

Фатыйма Гобәйдуллина (90 яшь), Александра Исаева (85 яшь), Фәйрүзә Шиһапова (80 яшь), Марат Вәлидов (75 яшь), Суфия Әхтәриева (75 яшь), Рауза Хатыйпова (85 яшь), Суфия Сабирҗанова (80 яшь), Наилә Ибраһимова (80 яшь), Фәүзия Сибгатуллина (85 яшь), Флера Әхмәдиева (80 яшь), Иван Морозов (85 яшь), Гөлсинур Хөсәенова (85 яшь), Котдус Исмәгыйлев (75 яшь), Финә Идиятуллина (75 яшь), Илдүс Хисамов (70 яшь), Әхәт Садриев.

Яшьләргә үрнәк булып, исән-имин гомер кичерегез, хөрмәтле ветераннар!

Район башлыгы Грантына лаек "Иң яхшы укытучылар":

Сөләйманова Наилә Мансур кызы - Зур Күккүз мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Хәйдәрова Миләүшә Хөснулла кызы - Апас мәктәбенең химия укытучысы;

Миңнебаев Илдар Хафиз улы - Кече Болгаер мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Яруллина Гөлгенә Зиннәтҗан кызы - Зур Күккүз мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы;

Заһретдинова Рузалия Рафаэль кызы - Апас мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Нуриева Гөлинә Гаделша кызы - Каратун мәктәбенең технология укытучысы;

"Иң яхшы җитәкче" грантына Табар Черкене мәктәбе директоры Ребровская Ирина Александровна, "Иң яхшы мәктәп" грантына Кече Болгаер урта мәктәбе, "Иң яхшы балалар бакчасы" грантына Әлмәндәр балалар бакчасы, "Иң яхшы аграр көллият укытучысы" грантына Апас аграр көллиятеннән Абделвәлиев Хәмит Габделхәй улы лаек булдылар.

"Белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләүдә зур өлеш керткән өчен" Апас муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булучылар:

Бәдретдинов Рифат Әкраметдин улы - Морзалар мәктәбе директоры;

Вилданова Динә Хәйдәр кызы - Борнаш мәктәбе директоры;

Гәрәев Илфир Мөнир улы - Урта Балтай мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: награждение