Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Моңлы яшь азанчылар

Олы Бакырчы һәм Урта Балтай авыл мәчетләре шәкертләре Рифат Мөхәммәтҗанов белән Шамил Хантимеров үз авыллары һәм Апас Мәдәният йорты сәхнәсендә бик еш дини чыгышлар ясыйлар. Бик зиһенле, тәкъва һәм иманлы бу балалар укыган Коръән сүрәләре, намазлар һәм яңгыраткан азан тыңлаучылар күңеленә хуш килә. Апасның зур сәхнәсендә Апас мөхтәсибәте үткәргән Коръән...

Олы Бакырчы һәм Урта Балтай авыл мәчетләре шәкертләре Рифат Мөхәммәтҗанов белән Шамил Хантимеров үз авыллары һәм Апас Мәдәният йорты сәхнәсендә бик еш дини чыгышлар ясыйлар. Бик зиһенле, тәкъва һәм иманлы бу балалар укыган Коръән сүрәләре, намазлар һәм яңгыраткан азан тыңлаучылар күңеленә хуш килә. Апасның зур сәхнәсендә Апас мөхтәсибәте үткәргән Коръән укучылар бәйгесе финалында бу шәкертләр чыгышын ТР Дини Нәзарәтенең балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү бүлеге вәкиле Акъйолдыз Фәизова, "Дин вә мәгыйшәт" газетасы мөхәррире Нияз Сабирҗанов та бик югары бәяләде. Бәйге җиңүчеләр буларак аларның икесен дә электрон "планшет"лар, Казанда бастырылган Коръән һәм дини китаплар, флэш-карталар белән бүләкләделәр. ТР Дини Нәзарәтенең Идел аръягы мәхәлләләре казые, Чүпрәле районы мөхтәсибе Фәһим Әхмәтҗанов та яшүсмерләребез чыгышын бик ошатуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: азанчылар Коръэн