Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәңгелектән тамчы булып Мин тамганмын... мәңгелеккә

Олы Бакырчы авылында туып-үскән танылган шагыйрь Шәүкәт Галиевнең туган көне уңаеннан 20 ноябрьдә аны искә алу кичәсе быел үзенчәлеклерәк булды. ТРның тарихи-мәдәни мирасы елы һәм шулай ук Коръән елы уңаеннан шагыйрьнең музей йортында мәчеткә йөрүче балаларның коръән уку бәйгесе белән башланып китте ул. Мәчеттә 23 бала дин белеме ала икән....

Олы Бакырчы авылында туып-үскән танылган шагыйрь Шәүкәт Галиевнең туган көне уңаеннан 20 ноябрьдә аны искә алу кичәсе быел үзенчәлеклерәк булды. ТРның тарихи-мәдәни мирасы елы һәм шулай ук Коръән елы уңаеннан шагыйрьнең музей йортында мәчеткә йөрүче балаларның коръән уку бәйгесе белән башланып китте ул. Мәчеттә 23 бала дин белеме ала икән. Мөгаллимнәр - авыл мулласы Шәүкәт абый Гайнетдинов һәм Тәскирә апа Әнвәрова балалар күңеленә ачкыч таба белгәннәр. Шагыйрь рухына җиренә җиткереп догалар укылды. Театральләшкән күренеш тә һәркемнең күңеленә хуш килде. Биредә катнашкан якын туганнары сәдакалар тараттылар. "Шәүкәт абыйның авылдашларына ярдәме күп тиде. Алдынгы ике укучыга алтынчы ел рәттән премиясе тапшырылып килә. Гаиләсе безнең белән элемтәдә тора", - диде үз чыгышында авыл җирлеге рәисе Р. Гыйльметдинов. Район башкарма комитеты җи­тәкчесе урынбасары Р. Әхмәтшин, мә­дәният бүлеге җитәкчесе Р. Шакиров, Апас "Җәмигъ" мәчетеннән Ш. Шәфигуллин да үз чыгышларында бу күркәм чараны оештыручыларга хуплау сүзләрен җиткерделәр. Кичә музей, мә­дәният йорты, китапханә хезмәткәрләре тырышлыгы белән хәзерләнгән чәй табыннары артында дә­вам итте.

стенадагы шәүкәт абый сүрәте "Рәхмәт сезгә мине искә төшергән өчен, балалар", - дип әйтте кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: в память кичэ