Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Волгоградта булган күңелсез вакыйгалардан соң Апаста иминлек чаралары көчәйтелде

Волгоградта булган террорлык актларыннан соң Апаста саклык һәм иминлек чаралары көчәйтелде, эчке эшләр бүлеге, гадәттән тыш хәлләр һәм иминлек, хастаханә хезмәткәрләре көчәйтелгән эш режимына күчте. Районда кеше күп булган урыннарда аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәклеге кат-кат искәртелде. Бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәре чараларында, масачыл уеннарда сак булсагыз иде. Шулай...

Волгоградта булган террорлык актларыннан соң Апаста саклык һәм иминлек чаралары көчәйтелде, эчке эшләр бүлеге, гадәттән тыш хәлләр һәм иминлек, хастаханә хезмәткәрләре көчәйтелгән эш режимына күчте.

Районда кеше күп булган урыннарда аеруча сак һәм игътибарлы булырга кирәклеге кат-кат искәртелде. Бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәре чараларында, масачыл уеннарда сак булсагыз иде. Шулай ук уңышсыз гаиләләргә игътибарны көчәйтү дә көн кадагында.

Алда - озын, озак Яңа ел яллары. Янгын куркынычсызлыгы да беренче урында булсын. Кеше яшәми торган йортлар, аулак урыннарны күз уңында тоту кирәк. Районда узган киңәшмәдә шулай ук боз өстенә кермәскә, перотехникалар кулланмаска да киңәш ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев