Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чисталык сездән дә, бездән дә тора...

Көнкүреш калдыкларын җыю өчен урамнарга контейнерлар урнаштырылган. Тик нигәдер, халык бу контейнерны иске җиһазлар, көнкүреш техникасы, мебель, төзелеш материаллары, ботак-санак, хәтта тирес түгү җайланмасы дип тә кабул итә. Каратун авыл җирлегендә дә шушындый ук хәл күзәтелә. Контейнер тирәсендә тау-тау корыган яисә яшеллеккә күмелгән вакытында кисеп ташланган агачларга, мебель калдыкларына тап...

Көнкүреш калдыкларын җыю өчен урамнарга контейнерлар урнаштырылган. Тик нигәдер, халык бу контейнерны иске җиһазлар, көнкүреш техникасы, мебель, төзелеш материаллары, ботак-санак, хәтта тирес түгү җайланмасы дип тә кабул итә. Каратун авыл җирлегендә дә шушындый ук хәл күзәтелә. Контейнер тирәсендә тау-тау корыган яисә яшеллеккә күмелгән вакытында кисеп ташланган агачларга, мебель калдыкларына тап булдык. Халыкның ваемсызлыгымы бу, әллә оятсызлыгымы?! "Каратун авыл җирлеге буенча 30 контейнер куелган. Кайберләрендә шушындый күңелсез күренеш күзәтелә. Контейнерларга кирәкмәгән әйберләр тутырмасыннар иде. Авыл җирлегенә килсәләр яки 32-5-72 телефоны аша мөрәҗәгать итсәләр, зур-зур чүп-чарларны каты көнкүреш калдыклары полигонына илтергә транспорт белән булышабыз. ТБОга чүп түгү түләүсез. Чисталыкны һәм кеше хезмәтен бәяләсәк иде", - ди Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык контейнеры