Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа клубта беренче концерт

Кызылтау һәвәскәрләре яңа сәхнәдәге беренче иҗат җимешләре - кичәләрен "Бер күрүдә гашыйк булу" дип исемләгәннәр иде. "Бу бәйрәм - серле, мавыктыргыч, күңелләргә яктылык, нур иңдерүче, күзләргә очкын бирүче, канатландыручы, матур җырлар, шигырьләр, сәнгать әсәрләре иҗат итәргә этәрүче бәйрәм. Чөнки ул яратучылар, сөю ялкыннарында янучылар бәйрәме. Ә бит җир йөзендә мәхәббәттән...

Кызылтау һәвәскәрләре яңа сәхнәдәге беренче иҗат җимешләре - кичәләрен "Бер күрүдә гашыйк булу" дип исемләгәннәр иде. "Бу бәйрәм - серле, мавыктыргыч, күңелләргә яктылык, нур иңдерүче, күзләргә очкын бирүче, канатландыручы, матур җырлар, шигырьләр, сәнгать әсәрләре иҗат итәргә этәрүче бәйрәм. Чөнки ул яратучылар, сөю ялкыннарында янучылар бәйрәме. Ә бит җир йөзендә мәхәббәттән дә гүзәлрәк, татлырак хис бармы икән ул", - дип кичәне башлап җибәрде алып баручы Нурия Гаффарова. Бәйрәм кичәсе бер сулыштай барды. Биредәге җыр-көйләр дә гашыйкларга багышланган иде. Ә иң мөһиме бәйрәм кичәсе сәхнәдә генә түгел, ә залдагы тамашачы белән бербөтен булып үрелеп үтте. Алып баручы биргән сорауларга залдагылар үз җавапларын бирделәр, күңелләрендәген ачып салдылар. Авылдагы үрнәк гаиләләр турында да әйтеп үтелде, гыйбрәтле язмышларга да тукталдылар. Чыгышлар арасында Илсөяр һәм Ришат Сафиннар, Әлфинур Шигапова, Гөлназ Кадыйрова, Наилә Вәлиева, Гөлинә Шәрәфуллина җитәкчелегендә "Гөлләр" ансамбле башкаруында җыр-биюләр, шаян күренешләр үрелеп барды. Тамашачы да концерттан канәгать булып, алкышларын жәлләмәде. Авылдашлары чыгышын карарга Апастан Галия апа Билалова белән Әминә апа Нигъмәтуллина да килгәннәр иде.

- Яңа мәдәният йортыбыз бигрәк матур, килгән саен киләсе килә. Авылдашлар, туганнар белән күрешәбез, менә концерт карап рәхәтләнеп ял да иттек. Без - кызылтаулылар сынатмыйбыз, яшьләр искиткеч эчтәлекле концерт хәзерләгәннәр, молодцы, - диләр алар, авылдашлары белән горурланып.

Район мәдәният бүлеге мөдире Луиза Сафина да кызылтаулыларның яшен-картын сәхнәгә тарта торган үзенә бер мәгънәле чара хәзерләүләрен һәм аны уңышлы башкарып чыгуларын ассызыклады. Авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров сәхнәнең алга таба да буш тормаячагын белдерде, ул шулай ук якынлашып килүче бәйрәмнәр белән дә тәбрикләде.

Район мәдәният йортлары, клубларында концерт-спектакльләр дәвам итә. Килегез, карагыз, ял итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев