Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ялган хәбәр иясе җавапка тартыла

24 апрельдә, кичке сәгать тугызлар тирәсендә районның янгын сүндерү бүлегенә бер хатын-кыз шалтыратып, Колгына авылында йорт януы турында хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр, "Ашыгыч ярдәм", газ, электр челтәрләре һәм башка җаваплы хезмәтләр тиз арада вакыйга булган урынга ашыга. Максатлары - йорт хуҗаларын, авыл халкын бәла-казадан коткарып, мал-мөлкәтне саклап калу, утка җәелергә...

24 апрельдә, кичке сәгать тугызлар тирәсендә районның янгын сүндерү бүлегенә бер хатын-кыз шалтыратып, Колгына авылында йорт януы турында хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр, "Ашыгыч ярдәм", газ, электр челтәрләре һәм башка җаваплы хезмәтләр тиз арада вакыйга булган урынга ашыга. Максатлары - йорт хуҗаларын, авыл халкын бәла-казадан коткарып, мал-мөлкәтне саклап калу, утка җәелергә юл куймау.

Ярдәмгә ашыгучыларны тып-тыныч авыл каршы ала. Хәбәрнең ялган булуы ачыклана.

- Бәхеткә каршы, бәхетсезлек очрагы булмаган. Ләкин мондый хәл белән шаяру да урынсыз. Янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр биргән кешегә кат-кат шалтыратсак та, ул телефонын алмады. Күрәсең, шаяруының җитдилеген аңлады. Ләкин ул җаваплылыктан качып кала алмаячак. Хәзерге вакытта бу шалтырату буенча тикшерү эшләре бара. Инде телефон номеры ачыкланды. Аның кем исеменә теркәлүе беленде. Гаеплене табарга озак калмады. Җаваплылыкны суд билгеләячәк, - ди район янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев.

Янгын сүндерү, "Ашыгыч ярдәм" һәм башка хезмәтләр авыл буйлап ялган хәбәр белән килгән вакыйганы эзләп йөргәндә, кемдер чынлап та ярдәмгә мохтаҗ булырга мөмкин бит. Район үзәгеннән шактый еракта урнашкан авылдан машина кайтып җиткәнче, кемгәдер инде булышырга да соң да булуы бар... Телефон номерын җыйганчы, уйласагыз иде!

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев