Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа бина – Апас күрке

Узган ел төзелеп, Яңа ел алдыннан гына сафка бастырылган яңа объектларның берсе - "Татэнергосбыт"ның Апас бүлекчәсе филиалы район үзәгенә яңа ямь һәм матурлык өстәде. Биредә эшләүче 5 кенә кешелек коллектив өчен дә, аларга йомышы төшкән абонентлар өчен дә эш шартлары шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Яңа бинаны рәсми төстә ачу...

Узган ел төзелеп, Яңа ел алдыннан гына сафка бастырылган яңа объектларның берсе - "Татэнергосбыт"ның Апас бүлекчәсе филиалы район үзәгенә яңа ямь һәм матурлык өстәде. Биредә эшләүче 5 кенә кешелек коллектив өчен дә, аларга йомышы төшкән абонентлар өчен дә эш шартлары шәһәрнекеннән бер дә ким түгел.

Яңа бинаны рәсми төстә ачу тантанасында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты. Ул үз чыгышында "Татэнергосбыт" җитәкчелегенә һәм Апас филиалы коллективына җаваплы хезмәтләрендә яңа уңышлар теләде.

- Сез халык белән турыдан-туры эшлисез. Халыкның һәр гозере, һәр мөрәҗәгате урыннарда аңлау һәм яклау табарга тиеш, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: строительство