Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгын сүндерү машиналары ник чаба икән?

26 августта 9.30 сәгатьтә районның янгын сүндерү бүлегенә Каратунда йорт януы турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр тиз арада вакыйга урынына килсә дә, бу вакытта инде ялкын телләре зур мәйданга җәелергә өлгергән була. Тикшерүләр барышында, янгынның йорт эченнән чыгуы ачыклана. Утның сәбәпчесе суыткыч булырга мөмкин дигән фаразлар бар. Тикшерүләр дәвам итә....

 

26 августта 9.30 сәгатьтә районның янгын сүндерү бүлегенә Каратунда йорт януы турында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр тиз арада вакыйга урынына килсә дә, бу вакытта инде ялкын телләре зур мәйданга җәелергә өлгергән була. Тикшерүләр барышында, янгынның йорт эченнән чыгуы ачыклана. Утның сәбәпчесе суыткыч булырга мөмкин дигән фаразлар бар. Тикшерүләр дәвам итә. Төгәл нәтиҗәләр соңрак ясалачак. Район янгын күзәтчелеге җитәкчесе Илдар Вәлиев сүзләренә караганда, суыткычларның төзексезлеге аркасында янгын чыгу очраклары еш була. Хәтта суыткычны дөрес җиргә урнаштырмау, электр тогына тоташучы шнурларының дөрес тормавы да сәбәпче булырга мөмкин. Игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев