Ярыштык та, ял да иттек
Яңа ел каникуллары көннәрендә спорт сөючеләр төрле ярышларда көчләрен сынады, ә тамашачылар исә алар өчен җан атып рәхәтләнеп ял итте. 7 январьда Раштуа бәйрәме көнне биешлеләр волейболчыларны кабул итте. Ярыш бәйрәм рухында узды. Ирләр арасында җиңүчеләр булып Апас, Биеш, Каратун командалары, хатын-кызлар арасында район социаль яклау идарәсе, Апас урта мәктәбе,...
Яңа ел каникуллары көннәрендә спорт сөючеләр төрле ярышларда көчләрен сынады, ә тамашачылар исә алар өчен җан атып рәхәтләнеп ял итте. 7 январьда Раштуа бәйрәме көнне биешлеләр волейболчыларны кабул итте. Ярыш бәйрәм рухында узды. Ирләр арасында җиңүчеләр булып Апас, Биеш, Каратун командалары, хатын-кызлар арасында район социаль яклау идарәсе, Апас урта мәктәбе, Биеш мәктәбе командалары танылды. Эстафетаны 8 январьда хоккей сөючеләр кабул итеп алды. Ачык боз мәйданында үткән хоккей ярышларында 1 урынны - Апас, 2 урынны - Иске Йомралы, 3 урынны - Апасның ветераннар командалары яулады. Шулай ук 7-8 январь көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстанның милли көрәш буенча 8 мәртәбә чемпионы Данил Галиев истәлегенә 1991-1993 елгы көрәшчеләр арасында үткәрелгән турнирда безнең район командасы да уңышлы гына чыгыш ясап кайтты.
15 январьда Апас боз мәйданында Республика чемпионатының 1 лигасы Б девизионы хоккей клублары Апас һәм Кама Тамагы командалары очрашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев