Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшим шулай исән булуыма Кирәк булуыма сөенеп.

Район мәгариф системасында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр "Сәләт" балалар иҗаты үзәгенең иркен, якты бүлмәсендә очраштылар. Биредә алар еш кунак булсалар да, иң элек барлык кабинетлар, биредә шөгыльләнүче балалар эшләре белән таныштылар, Дан музеенда булдылар. Аннан соң бер-берсе белән аралашып, хәл-әхвәл сорашып ризык тулы табыннар артында район мәдәният йорты хезмәткәрләре...

Район мәгариф системасында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр "Сәләт" балалар иҗаты үзәгенең иркен, якты бүлмәсендә очраштылар. Биредә алар еш кунак булсалар да, иң элек барлык кабинетлар, биредә шөгыльләнүче балалар эшләре белән таныштылар, Дан музеенда булдылар.

Аннан соң бер-берсе белән аралашып, хәл-әхвәл сорашып ризык тулы табыннар артында район мәдәният йорты хезмәткәрләре хәзерләгән концерт карап ял иттеләр. Үзәк директоры Лилия Сәгъдиева һәр ветеранның тормыш, хезмәт юлы белән кыскача таныштырып һәркайсына саулык, озын гомер теләде. "Иң мөһиме сәламәтлек. Сәламәт булсак тормышыбыз да ипле барыр, көннәребез дә кояшлы булыр", - диде ул чыгышы ахырында. Мәгариф ветераны Илгизәр Гыйльфанов эшләү дәверендә аеруча истә калган вакыйгаларга тукталды. Өлкәннәр кабатланмас шул еллар мизгелләреннән рәхәтләнеп көлделәр дә, күз яшьләренә дә ирек бирделәр. Октябрь аенда туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне дә тәбрикләделәр. "Тагын шулай очрашырга Ходай насыйп итсен", - дип таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев