Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшисе килә...

Алар Ходайның һәр бирмеш көненә рәхмәтле, тормышларыннан канәгать булып, үз дөньяларына чумып яшиләр. Зарланырга да яратмыйлар, чөнки язмышлары белән килешкәннәр инде. Сүзем - Танай Турай авылында гомер кичерүче, мөмкинлекләре чикләнгән абыйлы-энеле, 54 һәм 63 яшьлек Хамис һәм Фәнис Галиевлар турында. Без барганда Хамис абый урамда, каз бәбкәләре саклый иде. Үзе...

Алар Ходайның һәр бирмеш көненә рәхмәтле, тормышларыннан канәгать булып, үз дөньяларына чумып яшиләр. Зарланырга да яратмыйлар, чөнки язмышлары белән килешкәннәр инде. Сүзем - Танай Турай авылында гомер кичерүче, мөмкинлекләре чикләнгән абыйлы-энеле, 54 һәм 63 яшьлек Хамис һәм Фәнис Галиевлар турында. Без барганда Хамис абый урамда, каз бәбкәләре саклый иде. Үзе әйтмешли, "мәңгәвой" коляскасы белән бөтен җиргә җитешә икән. Урам аркылы, каршыларында ук эшләнгән яңа йортлары белән дә "мактанып" алды ул. Авыл җирлеге башлыгы Ләйсән Хәйруллина йорт белән дә таныштырып: - Быел яңа йортта кыш чыгачаклар алар, вак-төяк эшләре генә калды, - диде. Кызыл кирпечтән җыйнак кына итеп эшләнгән өйгә бик матур тәрәзә пәрдәләре дә эленгән, су кергән, чыккан, бәдрәфе, ваннасы да бар.

Хамис абыйның безне һич кенә дә үз яныннан җибәрәсе килми, сөйләде дә, сөйләде ул. "Үземне белгәннән бирле бәбкә сакладым мин. Яшь чакта "тереләм" дигән өмет яшәтте, хәзер яшәгән саен яшисем килә, колясканы да үземә җайлы итеп көйләттем, инде анысына да 41 ел үтте. Яңа булса әйбәт булыр иде, тик мин теләгәнчә эшләнми шул алар", - дип борчылып алды. Безнең янга әле күптән түгел генә шәһәрдән туганнарын тәрбияләргә кайткан Фәния апа да чыгып сүзгә кушылды, "Фәнисне күрмичә китмәгез инде" дип өйгә чакырды. Бу дөньяда адәм баласы һәрчак нидәндер канәгать түгел. Сау-сәламәт килеш тә һаман нәрсәдер җитми, һаман зарланабыз, чәнти бармагыбыз кәкре булса да төшенкелеккә биреләбез. Хамис абыйдан соң өйгә кереп Фәнис абыйны күргәч, тагын бер "аһ" итеп куясың. Фәнис абый урындыкта да көчкә утырып тора. Шулай балачактан ук мөмкинлекләре чикләнгән аларның. Әниләре гомер буе шушы балалары өчен хәсрәткә батып 16 ел элек, әтиләре 26 ел элек вафат булалар. Энеләре Рәмис 5 ел элек авырып бу якты дөньядан китеп бара. Калган туганнары кайтып-китеп йөриләр икән. Әнә, пенсиягә чыккач Фәния апа аларны тәрбияләргә кайткан. Галиевлар башлангыч белемне алганнар, шуңа төрле газета-журналлар яздырып, укып, һәрнәрсәдән хәбәрдар булып торалар. "Көн үткәне сизелми дә, урамга 15 ел чыкканым юк. Теге малайга (бусы Хамис абый инде) нәрсә аңа, чыга да китә йортны ташлап, миңа барысына да күз-колак булырга кирәк. Хәзер ярый инде, ашарга апа хәзерли. Караучыбыз Фирдания дә бик уңган безнең. Алар гаиләсе безне кеше арасына чыгарды да инде", - дип эчен бушатты Фәнис абый. Элеккеләрне дә яхшы белә, хәтерли икән алар. "Берәр нәрсәне сорашырга кирәк булса әти дә гел аларга килә", - ди җирлек башлыгы Ләйсән Хәйруллина. Тирә-күршеләре, авылдашлары да өзелми алардан, хәл белеп торалар. Район башлыгы тәкъдиме белән асфальт юл да салынган. Хамис абый коляскасы белән тигез юлдан урамнарны да әйләнеп кайта икән.

Хамис һәм Фәнис абыйлар белән сөйләшкәндә артык сораулар бирмәскә тырыштым. "Яшисе килә!" дигән сүзләреннән барысы да аңлашыла бит инде. Җиргә ике аягың белән басып яки бер адым булса да атлау бәхетеннән мәхрүм булган, күңел моңнары түгеләм-түгеләм дип торган, язмыш сынавына бирешмичә яшәргә җан талашкан бу ир-атларны күпләргә гыйбрәт итеп күрсәтәсе килә...

Гөлзада Гатауллина. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев