Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьтән чыныгу һәрвакыт кирәк

Каратун егете Рифат Насибулин хәрби хезмәтен Туапсе шәһәрендә үтә. Югары белем алып киткән егет биредә үзен гел уңай яктан гына күрсәтә. Хәрби Диңгез Флотының махсус частендә хезмәт итү аны тагын да чыныктыра. - Мәктәптә укыганда тренер Данис абый Хәкимов җитәкчелегендәге бокс түгәрәгендә шөгыльләндем. Шактый бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яуладым, хәзер бокс...

Каратун егете Рифат Насибулин хәрби хезмәтен Туапсе шәһәрендә үтә. Югары белем алып киткән егет биредә үзен гел уңай яктан гына күрсәтә. Хәрби Диңгез Флотының махсус частендә хезмәт итү аны тагын да чыныктыра.

- Мәктәптә укыганда тренер Данис абый Хәкимов җитәкчелегендәге бокс түгәрәгендә шөгыльләндем. Шактый бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яуладым, хәзер бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат. Армиядә дә бокс буенча штаттан тыш тренер булып тордым. Яшьтән чыныгу һәрвакыт кирәк була икән, - ди Рифат.

Әти-әнисе Рафаэль, Резеда һәм энесе Ленар аның кайтуын зарыгып көткәннәр. Ә Рифатның күкрәген "Кырымның кире кайтуы" медале дә бизи. Кырымның Россия Федерациясе составына кире кайтуы көннәрендә хәрби биремнәрне намуслы үтәгәне өчен ала ул бу бүләкне. Рәхмәт хатлары да шактый Рифатның.

Солдат егет үзенә шундый ныклы тәрбия биргән әти-әнисенә, мәктәбенә, туган төбәгенә рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев