Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ындырчыдагы 90 йортның барысында да диярлек “Йолдыз” укыйлар

Газета-журналларга язылу кампаниясендә Ындырчы почта элемтәсе бүлеге һәрчак нәтиҗәле эшли. Алдынгылыкның серен алар үзләренчә аңлаталар. - Иренмәсәң, ялкауланмасаң, бар да була. Авылдашлар белән күрешәбез, сөйләшәбез, кызыксындырабыз. Әлбәттә, иң беренче район газетасы "Йолдыз"ны тәкъдим итәбез. Үз җирлегеңнең яңалыкларын белеп яшәргә кирәк. Үз яңалыгын белмәгән, күршенекен белмәс, диләр бит. Әлегә кадәр язылмыйм...

Газета-журналларга язылу кампаниясендә Ындырчы почта элемтәсе бүлеге һәрчак нәтиҗәле эшли. Алдынгылыкның серен алар үзләренчә аңлаталар.

- Иренмәсәң, ялкауланмасаң, бар да була. Авылдашлар белән күрешәбез, сөйләшәбез, кызыксындырабыз. Әлбәттә, иң беренче район газетасы "Йолдыз"ны тәкъдим итәбез. Үз җирлегеңнең яңалыкларын белеп яшәргә кирәк. Үз яңалыгын белмәгән, күршенекен белмәс, диләр бит. Әлегә кадәр язылмыйм дип борылып китүче юк, - ди элемтә бүлеге җитәкчесе Мәрьям Корбангалиева.

Ындырчы почта элемтәсе бүлеге 4 авылга хезмәт күрсәтә. Ындырчылылар белән беррәттән Себерче, Үтәмеш, Кабыккүпер халкының да газета-журналларны, пенсия, юл акчаларын вакытында алуы, түләүләрнең тиешле тәртиптә башкарылуы өчен алар җаваплы. Хат ташучылар Зөлфия Нәҗмиева, Гөлнур Мәрдәнова, Борис Епифанов елның нинди фасылы, һава торышының нинди булуына да карамастан, почтаны вакытында тараталар.

- Газета-журналлар кулыма керү белән, мин шунда ук авыл урамнары буйлап юнәләм. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр зарыгып көтеп торалар. Минем участокта 90 йорт бар, аларның барысы да диярлек "Йолдыз"га языла. Сораучыларга кирәкле товарларын да илтеп бирәм, - ди Ындырчы һәм Себерче авыллары почтальоны Зөлфия Нәҗмиева. Ул әлеге хезмәттә 12 ел эшли һәм һәрбер язылу кампаниясендә алдынгылыкны бирми.

- Хезмәттәшләремнең эшләре җаваплы. Ләкин, газета-журналлар иясенә вакытында барып җиткәч, халыкның ышанычын аклагач, алар тагын языла. Ташламалы язылу чорында да язылырлар дигән өметебез бар, - ди Мәрьям апа.

Ләйлә Шиһабиева.

Автор фотосы.

2014 елның беренче яртыеллыгына "Йолдыз"("Звезда") газеталарына язылу 8 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр 10 процент ташлама белән дәвам итә. Бәясе шәхси затларга - 256 сум 50 тиен. Тулырак мәгълүматны 21-3-66 телефоны буенча алырга мөмкин.

Реклама шартларында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев