Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Йолдыз” гыйбрәтле язмышлы әниләр хакындагы язмаларга бәйге игълан итә

Дөньяда иң якын, иң кадерле кешеләр - әниләребез. Иң газизе, иң ягымлысы, иң сабыры да - ул безнең бердәнбер әниебез. Аларның җылы кочагында иркәләнеп үсәбез, үсеп беткәч тә кайгырту, наз тоеп яшибез. Язмыш әниләребезне төрле яклап сынаса да, ул беркайчан баласына күз яшен күрсәтмәс, сабыр канатын сындырмас. Без Аналар көне...

Дөньяда иң якын, иң кадерле кешеләр - әниләребез. Иң газизе, иң ягымлысы, иң сабыры да - ул безнең бердәнбер әниебез. Аларның җылы кочагында иркәләнеп үсәбез, үсеп беткәч тә кайгырту, наз тоеп яшибез. Язмыш әниләребезне төрле яклап сынаса да, ул беркайчан баласына күз яшен күрсәтмәс, сабыр канатын сындырмас. Без Аналар көне уңаеннан, гыйбрәтле язмышлы әниләр хакындагы язмаларга бәйге игълан итәргә булдык. Олы йөрәкле, авырлыклар алдында тез чүкмәс, балалары хакына яшәү көче тапкан әниегез турында безгә хатлар языгыз, фотосурәтләрен җибәрегез.

Иң эчтәлекле, иң гыйбрәтле 5 язма авторын редакциянең махсус бүләге көтә! Язмаларыгызны www.apastovo.ru сайтында да калдыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев