Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Энергетикларда – кышкы Сабантуй

Район электрлар челтәре оешмасы Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үз хезмәткәрләре белән зур спорт бәйрәме - кышкы Сабантуй уздырды. Югарыдагы һәм урындагы җитәкчелекнең спортка нык игътибар бирүе тикмәгә генә түгел, бу өлкәдә эшләүче һөнәр ияләренең хезмәте яхшы физик әзерлеккә бәйле. Һава торышының нинди булуына карамастан, яңгырмы-кармы, җилме-буранмы, алар һәрвакыт кырда, багана...

Район электрлар челтәре оешмасы Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үз хезмәткәрләре белән зур спорт бәйрәме - кышкы Сабантуй уздырды. Югарыдагы һәм урындагы җитәкчелекнең спортка нык игътибар бирүе тикмәгә генә түгел, бу өлкәдә эшләүче һөнәр ияләренең хезмәте яхшы физик әзерлеккә бәйле. Һава торышының нинди булуына карамастан, яңгырмы-кармы, җилме-буранмы, алар һәрвакыт кырда, багана башына менә, йөзәр метрга чыбык тарта. Болар барысы да зур физик көч таләп итә торган хезмәтләр. Әле күптән түгел генә декабрь аенда һөнәри бәйрәмнәрен дә шул форматта спорт уеннары белән үрелдереп уздырганнар иде. Әлеге кышкы Сабантуйда да барысы да диярлек чаңгыда чапты, гер күтәрде, шаулап-гөрләп аркан тартышты. Ял итеп алган арада кайнар коймак, чәй, шашлык белән сыйландылар. Ярышларда җиңүчеләрне, әлбәттә, бүләкләр дә көтә иде. Чаңгы ярышында ирләр арасында җиңүчеләр булып 1 - Айрат Таһиров, 2 - Ринат Сәлимуллин, 3 - Заһит Габделвәлиев; хатын-кызлар арасында 1 - Алена Сәлимуллина, 2 - Илсөяр Сафина, 3 - Румия Латыпова танылды. Гер күтәрүдә 1 - Рөстәм Зәйнуллин, 2 - Фәнис Шәрифҗанов, 3 - Марсель Галләмов. Аркан тартуда электромонтерлар командасына тиңнәр булмады. 2 - диспетчерлар, 3 - кунаклар командалары. Барлык җиңүчеләргә дә истәлекле бүләкләрне оешма җитәкчесе Г. Җиһаншин тапшырды һәм спорт белән һәрвакыт дус булырга өндәде. Шулай ук оешманың гүзәл затлары ир-атларын Ватанны саклаучылар көне белән котлап бүләкләрен бирделәр. Әйе, энергетиклар күңел биреп эшли дә, гөрләтеп ял да итә беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник энергетики