Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югалган телефон 4 елдан соң табылды

- Минем гаиләм ун ел Казанда яшәде, - дип хәбәр итте Иске Йомралыдан Рафис Сафиуллин. - Әтием Нәфис, әнием Кашифә инде олы яшькә җитеп килә, аннан туган нигез дә тартты булса кирәк, хатыным, шәһәр кызы Эльвира һәм ике балам белән авылга кире кайттык һәм моңа һич кенә дә үкенмибез. Казанда...

- Минем гаиләм ун ел Казанда яшәде, - дип хәбәр итте Иске Йомралыдан Рафис Сафиуллин. - Әтием Нәфис, әнием Кашифә инде олы яшькә җитеп килә, аннан туган нигез дә тартты булса кирәк, хатыным, шәһәр кызы Эльвира һәм ике балам белән авылга кире кайттык һәм моңа һич кенә дә үкенмибез. Казанда торганда кесә телефонымны урлаганнар иде. Милициягә барып гариза яздым һәм менә бу хәл турында инде онытып бетергәч кенә мине Казанның полиция бүлегенә чакыртып алдылар. Барсам- мине сөенеч көтеп торган: Балтач районында берәүдән минем 4 элек урланган кесә телефонымны табып алганнар. Үземә зурлап кире кайтарып бирделәр. Шатландым һәм шуңа инандым: Татарстан тәртип сакчыларына һәрчак ышанырга була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев