Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Югалтудан бәгырьләр өзелмәсен

Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында узган киңәшмәдә юл хәвефсезлеге көнүзәк мәсьәлә итеп куелды. - Казан-Оренбург юлында Әлмәт балалары белән булган юл фаҗигасен онытырга ярамый. Бу барыбыз өчен ачы сабак. Шуңа күрә дә район автобуслары махсус оешма карамагында булырга тиеш. Эш сәгате тәмамлангач, һәр оешма автобусын автотранспорт предприятиесенә илтеп...

Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында узган киңәшмәдә юл хәвефсезлеге көнүзәк мәсьәлә итеп куелды. - Казан-Оренбург юлында Әлмәт балалары белән булган юл фаҗигасен онытырга ярамый. Бу барыбыз өчен ачы сабак. Шуңа күрә дә район автобуслары махсус оешма карамагында булырга тиеш. Эш сәгате тәмамлангач, һәр оешма автобусын автотранспорт предприятиесенә илтеп куйсын. Балалар мәктәпкә барамы, спорт ярышына яки экскурсиягә җыенганмы, кешеләр туганына кунакка барырга чыкканмы, алар өйләренә исән-имин кайтырга тиеш. Пасажирларның иминлеге дә, булган мөлкәтне саклау да безнең намуста, - диде район башлыгы Рәшид Заһидуллин. Киңәшмәдә шулай ук Апасның Октябрь, Кызыл армия урамнарындагы транспорт шаукымын җайга салу, үзәк хастаханә каршындагы юл буйларына машиналарны куеп калдыруны чикләү мәсьәләсе дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев