Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юкә ручка матур сыза, сумкаң да бигрәк матур

Апас «Туган як» музеена керүчеләрне бу көннәрдә ишек төбендә үк «…Берни кермәгән җирдән бернәрсә дә чыга алмый…» исемле кул сумкалары экспозициясе каршы ала. Залларның берсендә тагын бер стенд бар - монысы Апас юкәләренән матур итеп юнып эшләнгән авторучкалар. Апас Җәмигъ мәчете каршындагы җәйге мөселман балалар лагерында дин сабаклары алучы шәкертләрне...

Апас «Туган як» музеена керүчеләрне бу көннәрдә ишек төбендә үк «…Берни кермәгән җирдән бернәрсә дә чыга алмый…» исемле кул сумкалары экспозициясе каршы ала. Залларның берсендә тагын бер стенд бар - монысы Апас юкәләренән матур итеп юнып эшләнгән авторучкалар. Апас Җәмигъ мәчете каршындагы җәйге мөселман балалар лагерында дин сабаклары алучы шәкертләрне музейга алып килгән район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт дини гыйбарәләр, Коръән сүзләре язылган 42 махсус авторучкага аерым заказ да биргән. Бу матур күргәзмәләр, кул эшләренең авторлары - музей җитәкчесе Рәмис Ногманов, аяк астындагы матурлыкны, тарихи мирасыбызны күреп барлап башкаларга да җиткерә белүче хезмәткәрләр Тәгъзимә Ногманова, Рәфизә Мотыйгуллина, Айсылу Латыйпова музейның эчен, тирә-юнен дә чәчәкләргә күмгән.

Нумизматика стендындагы борынгы һәм хәзерге акчалар, район авыллары тарихы, туган як табигате, археология залларындагы тарихи кыйммәткә ия табылдыклар музейга керүче һәркемдә зур кызыксыну уята. Апаска эшлекле визит белән килгән «Татэнерго» җитәкчесе Илшат Фәрдиев район энергетикасына кагылышлы стенд-экспозиция залын ачу тантанасында катнашып, Апас музее химаячесе-меценат булырга теләк белдерде. Инвалид спортчыларның «Идел-Урал», «Яңарыш» хәйрия фондлары вәкилләре, күпсанлы сәяхәтчеләр, Апас кунаклары, районга килгән җитәкчеләр дә «Кунаклар китабы»на бик җылы сүзләр һәм теләкләр, рәхмәт сүзләре язган. Экспонатлар белән ел да 5-6 мең кеше таныша, керү - бушлай.

Үзәк музей филиалы - Олы Бакырчы авылында якташыбыз, балалар язучысы Шәүкәт Галиев иҗат йортында да бу көннәрдә зур экпозиция әзерләнә. Укытучыларның август конференциясе көннәрендә музейларда район мәктәпләренең тарих һәм география фәннәре укытучылары өчен махсус уку-ачык дәресләр үткәрү дә көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев