Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл-транспорт һәлакәтләре күпчелек тәҗрибәсе булмаган шоферлар аркасында килеп чыга

Күп юл-транспорт һәлакәтләре машина йөртә башлауның нәкъ менә беренче өч елында күзәтелә икән. Машина йөртү хокукына ия булган яшь кеше, әле җитмәсә машинасы да булса үзен иркен, күпмедер "крутой" итеп күрсәтергә, кагыйдәләрне санлап та бетермәскә мөмкин. Моны исбатлап, гыйбрәтләрне искә төшереп торуның бу очракта бер зыяны да булмый. Менә шул...

Күп юл-транспорт һәлакәтләре машина йөртә башлауның нәкъ менә беренче өч елында күзәтелә икән. Машина йөртү хокукына ия булган яшь кеше, әле җитмәсә машинасы да булса үзен иркен, күпмедер "крутой" итеп күрсәтергә, кагыйдәләрне санлап та бетермәскә мөмкин. Моны исбатлап, гыйбрәтләрне искә төшереп торуның бу очракта бер зыяны да булмый. Менә шул максаттан, ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев аграр көллият студентлары алдында чыгыш ясап, республика буенча машина йөртү хокукына ия булып та, тәҗрибәсе булмаган шоферлар аркасында килеп чыккан юл һәлакәтләре турында сөйләде. Иң аянычлысы шул, биредә бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелгән. Студентлар чыгышларны тын да алмыйча тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев