Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярты гасыр – фермада

Зур Күккүз терлекчелек фермасы савымчысы Гөлчирә апа Мингалиевага тиздән 65 яшь тула, ә фермага эшкә килүенә 50 ел. Сигезенче классны тәмамлагач аяк баса ул фермага һәм берөзлексез тырышып хезмәт куя. "Биш балам да үз тормышлары белән яшиләр, ирем вафат булды. Өйдә үзем генә утыруы күңелсез, шуңа күрә бер кыенсынмыйча яраткан...

Зур Күккүз терлекчелек фермасы савымчысы Гөлчирә апа Мингалиевага тиздән 65 яшь тула, ә фермага эшкә килүенә 50 ел. Сигезенче классны тәмамлагач аяк баса ул фермага һәм берөзлексез тырышып хезмәт куя. "Биш балам да үз тормышлары белән яшиләр, ирем вафат булды. Өйдә үзем генә утыруы күңелсез, шуңа күрә бер кыенсынмыйча яраткан хезмәтемә ашыгам, хезмәттәшләрем, малкайларым янында дөньямны онытып эшлим", - ди хезмәт ветераны. Үз группасындагы сыерлардан мул сөт сава, чисталыгы-пөхтәлеге белән аерылып тора Гөлчирә апа. Бүлекчә идарәчесе Илфир Гайнуллин да өлкән савымчы турында иң җылы фикерләрен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ферма