Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләр, яшьләр – кыю халык

Апас аграр көллиятендә "ФОРПОСТ" яшьләр оешмасы 2006 елда оеша. Алар башкарган эшләрне саный китсәң, шактый күп. Төрле эш юнәлешләрен ала алар үзләренә. Яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау - "Көзге кросс", спорт ярышлары, тәмәке, наркомания, СПИДка каршы акцияләр үткәрү, радикализм һәм экстремизмга каршы көрәш һәм башка бик күп кирәкле чаралар...

Апас аграр көллиятендә "ФОРПОСТ" яшьләр оешмасы 2006 елда оеша. Алар башкарган эшләрне саный китсәң, шактый күп. Төрле эш юнәлешләрен ала алар үзләренә. Яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау - "Көзге кросс", спорт ярышлары, тәмәке, наркомания, СПИДка каршы акцияләр үткәрү, радикализм һәм экстремизмга каршы көрәш һәм башка бик күп кирәкле чаралар үткәрелә. Биредә әти-әниләр һәм җәмәгатьчелек белән эшләүгә дә аерым урын бирелә. Әле бу көннәрдә генә көллиятнең Радик Галимҗанов җитәкчелегендәге "ФОРПОСТ"чылары "Апас районының сугышчан хәрәкәтләрендә катнашучыларына багышлана..." дип исемләнгән акция кысаларында Апас һәм Әнәле авыллары зиратларына күмелгән 49 сугыш ветеранының каберен барладылар. Акция үсеп килүче яшь буында патриотик тәрбияне ныгыту максатыннан үткәрелде.

Рәсемдә: укытучы Радик Галимҗанов иң актив "ФОРПОСТ"чылар Гөлнара Ибәтова һәм Дилә Сабирова белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Форпост