Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә хәзерлекне яңартты

Сайлау комиссияләре товарлар белән тәэмин итүгә, эш башкаруга, хезмәт күрсәтүгә, шулай ук сайлау комиссиясе вәкилләренә өстәмә түләү буенча яңадан бюджет йөкләмәләре кабул итәргә мөмкиннәр.

(22 май, “Апастово-информ”).


Россиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча бөтенроссия тавыш бирүен үткәрүгә хәзерлек яңартылды. Әлеге уңайдан, Россия сайлау Үзәк комиссиясе карары басылып чыкты.


Әлеге карар - Россия Конституциясенә кертелүче үзгәрүләрне хуплау мәсьәләсендә, бөтенроссия тавыш бирүенә хәзерлек һәм үткәрүне яңарту буенча хәзерлек чараларын тәэмин итү максатында кабул ителә, дип хәбәр ителә үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы хәбәрдә.


Әлеге документтан күренгәнчә, сайлау комиссияләре товарлар белән тәэмин итү, хезмәт күрсәтү, эш башкару, шулай ук сайлау комиссиясе вәкилләре хезмәтенә өстәмә түләүне оештыру буенча яңадан бюджет йөкләмәләре кабул итә алалар. Шулай ук, Россиянең тышкы эшләр һәм оборона министрлыклары Россиядә читтә урнашкан участок сайлау комиссияләрен финанслауны яңартачаклар.


Төп Законга өстәмәләр кертү буенча, бөтенроссия тавыш бирүе 22нче апрельгә билгеләнгән иде. Ләкин, аны коронавирус эпидемиясе чыгу сәбәпле, соңрак срокка күчерделәр.


Элегрәк, “Татар-информ” матбугат агентлыгы тавыш бирүнең якынча датасы 24нче июль булырга мөмкин икәнлеген хәбәр иткән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев