Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яклый да, саклый да әниләр догалары

"Ходайга шөкер, гомерем бик бәхетле үтте. Шулай да, тормыш гел шатлыктан гына тормый ул, көрәшеп яшәргә кирәк", - ди Борнаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Заготзерно бистәсендә яшәүче, олы юбилеен каршылаган Гөлчирә апа Заһидуллина. Бәхетле Ана бу көннәрдә балаларының, оныкларының, оныкчыкларының тәбрикләүләре белән бергә ил башлыгының да Котлау открыткасын кабул итте....

"Ходайга шөкер, гомерем бик бәхетле үтте. Шулай да, тормыш гел шатлыктан гына тормый ул, көрәшеп яшәргә кирәк", - ди Борнаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Заготзерно бистәсендә яшәүче, олы юбилеен каршылаган Гөлчирә апа Заһидуллина. Бәхетле Ана бу көннәрдә балаларының, оныкларының, оныкчыкларының тәбрикләүләре белән бергә ил башлыгының да Котлау открыткасын кабул итте. Улы - район башлыгы Рәшид Заһидуллин да әнисенә үзенең иң изге, җылы теләкләрен җиткерде.

Гөлчирә апаның гомере намуслы, тырыш хезмәттә үтә. Сугыш чоры баласына кечкенәдән авырлыкларны күп күрергә туры килгән. Чордашлары белән беррәттән окоп та казый, урак та ура, мәктәптә балалар да укыта, тормыш иптәше Нәҗиб абый белән үзләре кебек уңган-булган бер оя балалар да үстерәләр. Бүген дә "Хәрәкәттә - бәрәкәт", - дип, балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп, оныкчыкларын тәрбияләшеп, кыйммәтле үгет-киңәшләрен биреп, кадер-хөрмәттә яши ул. Гөлчирә апаны котларга ветераннарның район Советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗанова, Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев, Каратун авыл җирлеге ветераннары Советы рәисе Сания Салахуллина да килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент хаты