Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур югалту

Мотыйгуллин Фәрит Әһлиулла улы Шушы елның 14 ноябрендә, 57 яшендә, өч дистә елга якын өлкән мастер стажы булган, Апас аграр көллиятендә 23 ел дәвамында студентларга белем биреп, дистәләгән, йөзләгән һөнәр иясе хәзерләгән Мотыйгуллин Фәрит Әһлиулла улын аяусыз үлем якты дөньядан алып китте. Кырыс, таләпчән, игелекле, үз эшенә бирелгән кеше иде...

Мотыйгуллин Фәрит Әһлиулла улы

Шушы елның 14 ноябрендә, 57 яшендә, өч дистә елга якын өлкән мастер стажы булган, Апас аграр көллиятендә 23 ел дәвамында студентларга белем биреп, дистәләгән, йөзләгән һөнәр иясе хәзерләгән Мотыйгуллин Фәрит Әһлиулла улын аяусыз үлем якты дөньядан алып китте.

Кырыс, таләпчән, игелекле, үз эшенә бирелгән кеше иде ул. Һәркемдә уңай сыйфатлар күрергә омтылды һәм һәркемнең дә үзенә генә хас якларын күрә белде. Аңардагы тормышны ярату хисе, энергия, оптимистлык, башкаларга җылылык өләшү, киң күңелле, эчкерсез булуы аның гаиләсенә дә, дусларына да, коллегаларына да, укучыларына да, туганнарына да җитәрлек иде.

Фәрит Әһлиулла улы безнең арадан китсә дә, аның бу җирдә калдырган якты нуры мәңге сүнмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев