Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Зөя” агрофирмасының чираттагы танылуы

"Мин үз һөнәрем белән горурланам!" шигаре астында Татарстанда эшче яшьләр беренче форум-фестиваленең Гала - концерты 14 декабрьдә Казан "Пирамида" мәдәни-күңел ачу Үзәгендә тулы аншлаг белән үтте. Анда безнең районның иң зур авыл хуҗалыгы предприятиесе - "Свияга" агрофирмасы данын яклаган сәхнә үзешчәннәре дә катнашты. - Әлбәттә инде, Гала-концертка "иң-иңнәр" генә сайланып...

"Мин үз һөнәрем белән горурланам!" шигаре астында Татарстанда эшче яшьләр беренче форум-фестиваленең Гала

- концерты 14 декабрьдә Казан "Пирамида" мәдәни-күңел ачу Үзәгендә тулы аншлаг белән үтте. Анда безнең районның иң зур авыл хуҗалыгы предприятиесе - "Свияга" агрофирмасы данын яклаган сәхнә үзешчәннәре дә катнашты.

- Әлбәттә инде, Гала-концертка "иң-иңнәр" генә сайланып алына, -ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов. - Яшел Үзән районында сайлап алу зона бәйгесендә дә, 10-13 декабрьдә шул ук сәхнәдә финалда да уңышлы катнаштык.

- Агрофирмабызның сәхнә талантлары данын яклаган җырчы- биючеләребез Дипломнар, призлы урыннар яулады. Коллективыбызның "Иҗади эзләнүләр" номинациясе буенча да мәртәбәле жюри һәм зәвыклы тамашачылар танылуына, алкышларга һәм бүләкләргә лаек булуы белән горурланабыз, - ди үз "артист"ларын мактап, агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев