Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2022 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре

Татарстан Диния нәзарәте Корбан бәйрәмен уздыру тәртипләрен билгеләде

Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шуралары тарафыннан 2022 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртипләре расланды. Бу турыда Диния нәзарәте хәбәр итте.

Гарәфә көне итеп 8 июль (җомга) көне билгеләнде, Корбан гаетенең беренче көне 9 июльгә (шимбә) туры килә (зөлхиҗҗә аеның 10-нчы көне). Бу көнне Татарстанның 1500дән артык мәчетендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары үтәчәк.

Корбан бәйрәме уңаеннан үтүче гает намазын Татарстанның барлык мәчетләрендә дә кояш чыгып 30 минут узгач уку тәкъдим ителә. (Мисал өчен, 9 июль көнне кояш башкалабыз Казанда 03.11 сәгатьтә, Актанышта 02.51 сәгатьтә, Иске Чүпрәледә 03.24 сәгатьтә чыга. Шуңа кояш чыгу вакытларына игътибарлы булу сорала!). Башкала мәчетләрендә корбан гаете түбәндәге тәртиптә үтәчәк:

  • 02.30 – иртәнге намаз;
  • 02.35-03.10 – Коръән укылу;
  • 03.10-03.40 – гает вәгазе укылу;
  • 03.41 – гает намазын уку;
  • 03.45 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул Казан шәһәрендә 11 июль 20.23 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк. Корбан нисабының күләме – 32 мең сумны тәшкил итә.

Гарәфә көнендә (8 июльдә) иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13нче көнендәге икенде намазын да (12 июль) кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд» дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне эчтән әйтә). Бу – Тәшрикъ көннәре дип атала.

Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.

Быел Гарәфә көне җомга көнгә туры килә, димәк хаҗ кылучылар хаҗиәкбәр исеменә лаек булачаклар. Җомга көненә туры килгәнлектән, хаҗда булмаган кешеләргә пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә ураза тоту киңәш ителә, ул бик саваплы гамәл санала, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-diniya-nazarate-korban-bairamen-uzdyru-tartiplaren-bilgelade-5855984

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев