Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста иң матур авыл, иң матур җирлек ачыклана

Туган ягыбызның матурлыгын, төзеклеген, гүзәллеген, чисталыгын тәэмин итү максатыннан, район башлыгы тарафыннан “Иң төзек һәм чиста җирлек“ бәйгесе игълан ителгән иде.

(14 июль, "Апастово-информ").


1 урынны алучы – 150 мең, икенче урынны алучы – 100 мең, өченче урынны алучы 50 мең күләмендә премиягә лаек булачак. Апас шәһәр тибындагы поселогында бәйге аерым шартларда уза. “Иң төзек ишегалды“, “Иң төзек урам“ бәйгесендә катнашырга мөмкин. 1 урынга – 150 мең, 2 урынга – 100 мең, 3 урынга 50 мең премия биреләчәк. Әлеге бәйгегә август азагында нәтиҗәләр чыгарылачак.

Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров җитәкчелегендә тиздән махсус комиссия авылларда, җирлекләрдә эшләячәк.

“23 июльдән башлап һәр җирлектә, һәр авылда булып, “Иң матур авыл“, “Иң матур җирлек“, “Иң матур йорт“ номинациясендә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Апас шәһәр тибындагы бистәсендә “Иң матур урам“ һәм “Иң матур ишегалды“ (күпфатирлы йортларга кагыла) сайлап алыначак. “Иң матур йорт“ район үзәгеннән дә сайланырга мөмкин. Безнең бурыч һәр атнада 4 җирлектә булу“, – диде Ленар Хантимиров.

Комиссия әгъзалары да үз фикерләрен җиткерде. Алар җирлекне, авылны билгеләгәндә гомуми чисталыкка, социаль биналарның, авыл хуҗалыгы корылмаларының һәм йортларның төзеклегенә, матурлыгына, яшеллеккә, җирлектәге элмә такталарга, су чыганакларына, зиратлар төзеклегенә дә игътибар биреләчәген белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев