Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борнаштан Гобәйдуллиннар гаиләсе балалар өчен корбан ашы оештырды

Борнашта яшәүче Фәргать һәм Миләүшә Гобәйдуллиннар авыл халкы өчен бәйрәмнәрне еш оештыра.

(27 июль, “Апастово-информ“).



Алар хуҗалыкларында уллары Марсель Гобәйдуллин исеменнән корбан чалдырдылар. Әлеге ит һәм аңардан әзерләнгән ризыклар белән авылда яшәүче балаларны да сыйлыйсылары килде.

Мул итеп табын әзерләнде. Урам мичендә коймак, бәлеш пеште. Самавырда чәй кайнады. Балалар өчен төрле уеннар да оештырылды. Тәмле сыйлардан авыз иткән яшь буын рәхәтләнеп уйнады, күңел ачты.
“Балалар уеннары өчен авыл халкы да бүләкләр алып килгән иде. Аларга бик зур рәхмәт. Күңелебездәге ниятне үтәдек. Һәркемгә дә балалар сөенече насыйп булсын“, – диде Миләүшә Гобәйдуллина.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев