Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике көндә ике салмыш шоферга беркетмә төзелгән

Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бу көннәрдә салмыш шоферларга каршы көрәшне тагын да көчәйтте. 30-31 июль көннәрендә хокук сакчыларын һәм районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе әгъзаларын берләштергән рейдлар узды.

(4 август, "Апастово-информ")


“Ике көндә транспорт белән аек булмаган хәлдә идарә итүче 2 транспортчы ачыкланды. Аларның берсе район үзәгендә шәхси машинасы белән юлга чыккан иде. Әлеге шофер 1 ел элек кенә исерткечләр кулланган килеш руль артына утыруы өчен правасыз калган, зур суммалы штрафлар түләргә мәҗбүр булган иде. Уйланырга бирелгән вакытта тиешле нәтиҗәләр ясый белгән, күрәсең. Хәзер аны җинаять җаваплылыгы көтә, – ди ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Румбик Гәрәев сүзләренчә, икенче транспортчы Танай-Турай авылы янында очраган. Ул мотоциклы белән юлга чыккан. Сәфәре генә кыска булган. Тиешле җиргә барып җиткәнче юл сакчылары тарафыннан туктатылган. Аңа да 30 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев