Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Һәр ел туган көн саен мин бүләк”

Апаста яшәүче Фәрит һәм Наилә Кәлимуллиннар район күрке, һәркемгә үрнәк булып 55 ел парлы гомер кичерәләр. Бер-берсенә терәк, ышаныч, балаларына кайгыртучан әти-әни, күрше-күлән, туган-тумача, дус-ишләре арасында олы хөрмәткә лаек алар.

(15 август, “Апастово-информ”).


Фәрит һәм Наилә Кәлимуллиннарны Зөбәрҗәт туйлары белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рузалия Насыйбуллина тәбрик иттеләр, район башлыгының котлауларын җиткереп, Рәхмәт хаты, бүләк тапшырдылар.
“1962 елның 10 августында үземнең туган көнемдә Наилә апагызны бик зурлап Болынбалыкчыдан Иске Әнәлегә алып кайттым. Авыл халкы аны үз кешесе итеп каршы алды. Әле дә хәлләрен белешеп торалар”, - ди Фәрит абый.
“Һәр ел туган көн саен мин бүләк”, - дип шаярта Наилә апа.
Фәрит абый җитәкче урыннарда эшләсә, Наилә апа гомер буе яшь буынга белем һәм тәрбия орлыклары өләшкән.
“55 ел гомер иткәндә төрле хәлләр булды. Бер-беребезгә терәк, ярдәмче булдык. Авыр чакларда ул миңа, мин аңа ярдәм иттек. Барысын бергә, бер уйда, бер фикердә уздырдык. Мин тормышымнан бик канәгать”, - ди Фәрит абый.
Кәлимуллиннар 2 ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген балалар игелеге, киленнәр хөрмәте, оныклар яратуы тоеп бәхетле гомер итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев