Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үтәмештә Авыл көне узды

Үтәмештә Илдүс һәм Флера апаның уллары бертуган Шәрәфетдиновлар тырышлыгы белән Авыл көне узды.

(19 июль, “Апастово-информ“).


Бар авыл бер булып бәйрәм итте. Тирә-күрше авыллардан, башка районнардан килүчеләр дә бар иде.
–Авыл көне – бик мәгънәле, бик мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне авылның барлык читтә яшәүче балалары да кайтып, дуслары, туганнары белән аралаша. Һәркемгә сәламәтлек телим, һәрчак дус һәм тату булып яшәгез, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев.
Бәйрәм берничә өлештән торды. Беренче өлештә авыл уңганнары чыгыш ясады. Мәйдан читендә кызыклы һәм хәрәкәтле уеннар оештырылды. Икенче өлештә башкаладан кайткан танылган җырчылар сәхнә түрендә булды. Аннан районыбыз үзешчәннәре җыр-моңнарын бүләк итте. Спорт мәйданчыгында көрәш барды. Бәйрәм итәргә, күңел ачарга, очрашырга, сөйләшергә барлык мөмкинлекләр дә бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев