Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1972 елгы автобус йөртүче һәм 1986 елгы “Газель” йөртүче үлгән

Бүген ТР Кайбыч районында Оланавыл - Каратун автоюлының 9 нчы километрында булган юл-транспорт һәлакәте турында яңа мәгълүмат билгеле булды, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте. Искәртеп узабыз, бүген иртән Hyundai пассажир автобусы һәм "Газель" машинасы бәрелгән. Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган. Үлүчеләр - ике машинаның йөртүчесе. Автобус Апастан...

Бүген ТР Кайбыч районында Оланавыл - Каратун автоюлының 9 нчы километрында булган юл-транспорт һәлакәте турында яңа мәгълүмат билгеле булды, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз, бүген иртән Hyundai пассажир автобусы һәм "Газель" машинасы бәрелгән. Нәтиҗәдә, ике кеше һәлак булган. Үлүчеләр - ике машинаның йөртүчесе. Автобус Апастан Казанга хәрәкәт иткән.

1972 елгы автобус йөртүче һәм 1986 елгы "Газель" йөртүче үлгән.

Шулай ук һәлакәттә автобусның 1933, 1960 һәм 1977 елгы пассажир хатын-кызлары һәм 1989 елгы ир-ат зыян күргән. Алар хастаханәгә озатылган.

Татар-Информ чыганакларыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев