Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Агач шавында – дуслык кайтавазы

Апас районында дуслык, теләктәшлек, хезмәттәшлек аллеясы булдырылды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы һәм "Бердәм Россия" партиясе катнашында хакимият бинасы каршына туя үсентеләре, ягъни, тормыш агачлары утыртылды. Җәй дәвамында кояштай балкып, күзләрне иркәләп торган аллы-гөлле чәчкәләр янында яшел гүзәлкәйләр дә урын алгач, үзәк урам тагын да ямьләнде, күркәмләнде. Бу изге эш...

Апас районында дуслык, теләктәшлек, хезмәттәшлек аллеясы булдырылды. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин инициативасы һәм "Бердәм Россия" партиясе катнашында хакимият бинасы каршына туя үсентеләре, ягъни, тормыш агачлары утыртылды.

Җәй дәвамында кояштай балкып, күзләрне иркәләп торган аллы-гөлле чәчкәләр янында яшел гүзәлкәйләр дә урын алгач, үзәк урам тагын да ямьләнде, күркәмләнде. Бу изге эш туган төбәгебезне яшелләндерү, сулар һавабызны сафландыру нияте белән беррәттән дуслык күперен тагын да ныгытты. Әлеге чарада район вәкилләре белән бергә республика кунаклары да катнашты. Район Советының, Казан федераль университетының һәм партия әгъзаларының исемле үз агачлары булды.

- Агач утырту изге эш. Бу чарада без бик теләп һәм күңел күтәренкелеге белән катнаштык. Бүген бер үк җирдә өч аллея калкып чыкты. Аның берсе - Федераль университетныкы. Димәк, безнең хезмәттәшлек тә шулай тигез бер җеп булып сузылып барачак. Бергә булганда без тагын да көчле, - диде Федераль университетның ректоры Илшат Гафуров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев