Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Акъәбидә кунакта

Әминә апа Вәлиева Борнашның иң мөхтәрәм, иң хөрмәтле, ак-пакь күңелле өлкәннәренең берсе. Аның өеннән беркайчан да кеше өзелми. Ул һәркем белән үз итеп, якын итеп сөйләшә, киңәшләрен бирә һәм беркайчан догасыннан калдырмый. Әминә апа озак еллар колхозның тавык фермасында эшләгән. Атказанган колхозчы исемен йөртә. - Бик яшьтән колхоз эшенә чыктым....

Әминә апа Вәлиева Борнашның иң мөхтәрәм, иң хөрмәтле, ак-пакь күңелле өлкәннәренең берсе. Аның өеннән беркайчан да кеше өзелми. Ул һәркем белән үз итеп, якын итеп сөйләшә, киңәшләрен бирә һәм беркайчан догасыннан калдырмый.

Әминә апа озак еллар колхозның тавык фермасында эшләгән. Атказанган колхозчы исемен йөртә.

- Бик яшьтән колхоз эшенә чыктым. Тракторда плугар да булдым. Аннан фермага эшкә килдем. Гомерем тавык-чебеш арасында узды дисәм дә ялгыш булмас. Дүртәр-бишәр мең баш чеби кайта иде. Аларны карап-үстереп, планны үтәп бардым. Хәтта кыш айларында 1200әр данә йомырка алган көннәр истә. Ялкаулана белмәдек, булсын дип тырыштык, - ди әле яңа гына 85 яшьлеген каршылаган хезмәт ветераны.

Әминә апа бүген ялгызы гына көн күрә. Ул озак еллар урын өстендә яткан әнисен һәм мөмкинлеге чикләнгән сеңелесен карап соңгы юлга озатты. Бүген тирә-күршеләренең, авылдашларының зур ярдәмен һәм кайгыртуын тоеп яши. Социаль хезмәткәр Миләүшә Сәлахова да аның төп ярдәмчесе. Борнаш урта мәктәбенең 11 класс укучылары да Әминә апаны шефлыкка алган.

- Яшьләр белән аралашу, үзеңнең кирәк икәнлегеңне тою күңелгә өмет өсти. Егет-кызларны күрү белән ерактагы яшьлек, еллар артында калган күңелле мизгелләр, авырлыклар хәтердә яңара. Әллә ни зур эшләрем булмаса да, килүләрен көтеп торам. Рәхмәт үзләренә, - ди ул.

Әминә апаның йөзеннән ак нур, күңеленнән изгелек бөркелә. Аның йорты да һәрчак чиста-пөхтә. Елның кайсы фасылы булуына карамастан, гөлләре чәчәккә бөреләнгән. Ә үзе кулыннан тәсбихын төшермичә, илгә-көнгә тынычлык, йортларга бәрәкәт, кешеләргә иман байлыгы тели.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Поќилые