Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алар һөнәри бәйрәмнәрен руль артында каршылый

Апас автотранспорт предпрятиесендә төрле маркалы 18 пассажир автобусы исәпләнә. Шуның 12се - укучыларны мәктәпкә йөртә. Быел автобус хезмәтеннән 230 мең кеше файдаланган. - Хезмәттәшебез Камил Хәкимовның быелгы район Сабан туенда "Районның иң яхшы шоферы" дәрәҗәсе яулавы белән чиксез горурланабыз, - ди бу предприятиене җитәкләүче, быел үзе дә РФ транспорт министрының...

Апас автотранспорт предпрятиесендә төрле маркалы 18 пассажир автобусы исәпләнә. Шуның 12се - укучыларны мәктәпкә йөртә. Быел автобус хезмәтеннән 230 мең кеше файдаланган.

- Хезмәттәшебез Камил Хәкимовның быелгы район Сабан туенда "Районның иң яхшы шоферы" дәрәҗәсе яулавы белән чиксез горурланабыз, - ди бу предприятиене җитәкләүче, быел үзе дә РФ транспорт министрының Рәхмәт хатына лаек булган Рамил Нәҗиев. - Иң тәҗрибәле Гомәр Хәйретдинов, Илгиз Биктаһиров, Ринат Галиев яшь шоферлар өчен бер дигән остаз һәм киңәшчеләр.

Дәүләт программаларында актив һәм уңышлы катнашып, узган елда парк яңа маркалы автобуска баеды. Аны иң нәтиҗәле эшләүче Илнур Әминов йөртә. Быел тагын бер 20 урынлы, газ белән эшләүче яңа автобус өстәләчәк. Аерым, иң катлаулы, җаваплы маршрутларда эшләүче мәктәп автобусларына көненә йөзләгән километр юл үтәргә туры килә. Мисалга, Илгиз Биктаһировның эш сәгате иртәнге 6дан башлана. "ПАЗ"ы белән һәр иртәдә ул гараждан кузгалып китә. 200 километр юл үтеп, ул һәр көн Каратун, Җидекизләү, Ындырчы, Сатламыш, Янгелде, Шыгай, Карамасар, Акхуҗа авылы балаларын бакчага, мәктәпләргә алып килә һәм өйләренә кайтарып куя. Һәр мәктәп автобусы "Глонасс" навигация-күзәтү системасына тоташтырылган.

- Районда юллар төзелеше, юл хәрәкәте иминлегенә игътибар зур. Балалар, пассажирлар иминлеге һәм юл йөрү таләп-кагыйдәләре барыбыз өчен дә мөһим, - диләр безне кирәк җиребезгә алып барып, исән-имин йөртеп, өйләребезгә кайтарып куючылар. Менә, үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен дә алар юлда, машина руле артында каршылаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев