Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алия Бурганетдиновадан кабачок торты рецепты

Җәйге, файдалы, туклыклы рецепт.

(28 июль, “Апастово-информ”).



Алия һөнәре белән укытучы. Табар Черкене мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Өендә дә ул уңган-булган хуҗабикә. Кулыннан килмәгән эше юктыр, мөгаен. Аш-суга да бик оста ул.
Алиядән кабачок торты рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Бер зур булмаган кабачокны угычның эресеннән уабыз. Шуңа чама белән тоз, кара борыч, өч йомырка, алты-җиде аш кашыгы он салып болгатабыз. Сарымсагын, сырын, укробын майонезга салып болгатабыз. Помидорын турап куябыз. Табага зур коймак пешергән кебек салып пешерәбез, тәлинкәгә куюга майонезын сылап барабыз. Помидорын тезәбез. Аны артык ваклап турарга кирәкми. Сулана. Пешергәндә кабачокның суын сыкмаска. Коры килеш пешерәсе авыр, тарала. 1-2 сәгать суыткычта тотсагыз яхшырак. “Пешереп карагыз әле, иң яраткан рецептыгыз булачак! Күпме ашасаң да туйдырмый, җәен аңа кирәкле бар продукт та кул астында, - ди Алия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев