Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас кызы Эльмира Гыйззәтова инглиз телен башкалада өйрәнәчәк

Апас урта мәктәбенең 9 "А" классы укучысы Эльмира Гыйззәтова "IT-чемпион" бәйгесенең өченче этабында җиңү яулады һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры кулыннан Диплом һәм iPad планшеты алды. Бәйгенең төп максаты - урта һәм өлкән буын кешесенең тормышын җиңеләйтү, укучылар ярдәме белән өйдән чыкмыйча, Интернет челтәрләре аша гына фатир, ут, газ, телефон өчен...

Апас урта мәктәбенең 9 "А" классы укучысы Эльмира Гыйззәтова "IT-чемпион" бәйгесенең өченче этабында җиңү яулады һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры кулыннан Диплом һәм iPad планшеты алды.

Бәйгенең төп максаты - урта һәм өлкән буын кешесенең тормышын җиңеләйтү, укучылар ярдәме белән өйдән чыкмыйча, Интернет челтәрләре аша гына фатир, ут, газ, телефон өчен айлык түләүләрне башкарырга өйрәнү иде. Эльмира Гыйззәтова ярдәме белән Татарстан дәүләт һәм мунициапль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) 190 кабинет ачылды. Ул 4203 балл җыеп, "Иң актив укучы" номинациясендә беренче урынга лаек булды һәм Россия Федерациясендә иң-иңнәр рәтенә керде.

22 гыйнвар көнне Гыйззәтовлар гаиләсен кабат башкалага чакырдылар. Бу юлы Эльмира бәйгенең "Мастер карт" номинациясе буенча бүләкләнде. Аңа Казан шәһәренең инглиз теле мәктәбендә уку өчен сертификат тапшырылды. Эльмираның әнисе Гөлфия Гыйззәтова "Мастер картны кулланучылар" номинациясендә җиңү яулады һәм гаиләгә 3 велосипедтан торган комплект бүләк ителде.

"IT-чемпион" бәйгесе ярдәмендә айлык электрон түләүләр һәм шәхси кабинетлар ачу саны икеләтә арткан. Монда безнең район укучыларының да өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев