Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районы сулыкларында мобиль төркемнәр эшли

Кешеләрнең гомерен саклап калу, хәвефсезлек чараларын үтәү, бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан, сулыкларда рейдлар үткәрелә. Биредә МЧС һәм полиция хезмәткәрләрен берләштергән рейдлар эшли.

(7 август, “Апастово-информ”).


Мобиль төркем Чирмешән һәм Багыш авылы сулыклары янында да эшләде.
Республика территориясендә суда булган 60 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Кешеләрнең су корбаны булуы аяныч. Безнең районда әлегә андый фаҗигаләр күзәтелмәсә дә, тынычланырга ярамый.
“Сулыкларда кешеләр үлемен булдырмау, алдан кисәтү максатыннан, мобиль төркем оешты. Эш планы нигезендә, без эшебезне җирлекләрдә дәвам итәбез. Быел суга бату очраклары күзәтелмәсә дә, узган ел 2 райондашыбызны югалттык”, - ди районның гадәттән тыш хәлләр бүлеге җитәкчесе Павел Тихонов.
Җиһазланмаган җирләрдә ял итү, су коену тыела. Район үзәгендә бердәнбер рәсми төстә эшләүче кызыну урыны бар. Биредә ял итәргә, вакытны күңелле уздырырга мөмкин.
“Хөрмәтле райондашлар, махсус җиһазландырылган һәм рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз, ярдан ерак йөзмәгез, салмыш килеш су коенмагыз, сулыклар янында балаларны караучысыз калдырмагыз”, - дип кисәтә Павел Тихонов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев