Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас зиратын чистарту эшләре дәвам итә

Апас зиратында өмәләр уза. Ул инде өченче атна рәттән дәвам итә.

(5 август, “Апастово-информ”).


Биредә оешма хезмәткәрләре, дин әһелләре, өлкәннәр катнаша. Арада яшьләрнең дә күп булуы аеруча да сөенечле.
“Җомга – мөселманнар өчен изге көнне яхшы гамәлләргә багышландык. Оешмалар күп чыкты. Аграр көллияттән техникалар куелды. Һәрбер коллектив катнаша. Зиратны тәртипкә китереп бетерүне максат итеп эшлибез”, - ди район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.
Зиратның тирә-юне, каберлекләр чистартыла, үләннәрдән, агачлардан арындырыла һәм шунда ук төяп тә җибәрелә.
-Кешеләре булмаган, яки бик еракта булган, караучысыз каберлекләр, Бөек Ватан сугышы ветераннарының, сугыш чоры балаларының каберлекләре дә игътибар үзәгендә. Зиратның керә торган юлыннан алып, эчке өлешенә кадәр тәртипкә китереләчәк. Оешма хезмәткәрләренә, өлкәннәргә, хакимияттә эшләүчеләргә, вакыт табып изге эшкә кушылган һәркемгә олы рәхмәтемне белдерәм”, - ди Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев