Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның “Алга” яшүсмерләр клубында гитарачылар түгәрәге эшли

Яшь гитарачылар чыгышлары белән бәйрәмнәргә ямь өстиләр.

(3 сентябрь, “Апастово-информ”).


“Алга” яшүсмерләр клубында спорт залы, техника яратучылар залы, “Уңган килен” студиясе бар. Барысы да заманча, матур итеп эшләнгән. Биредә яңа гына гитара сөючеләр өчен дә түгәрәк тә эшли башлаган. Анда әлегә 12 бала шөгыльләнә. Җитәкчеләре Ирина Сабирова гитара уйнау серләренә төшендерә.
“Балалар Бард җырлары фестивалендә, укытучылар киңәшмәсендә катнашырга өлгерделәр. Шулай ук Республика көненә карата узган бәйрәмгә ямь өстәделәр. Җомга саен балалар белән очрашып, гитарада уйнау сәләтләрен арттырабыз”, - ди ул үзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев