Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның “Бакчачылар клубы” бакча уңышларын барлый

Апас ветераннар Советы каршында “Бакчачылар клубы” эшләп килә. Бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр очрашып, яшелчә-җиләк-җимеш үстерү серләре белән уртаклаша, тәҗрибә бүлешә.

(15 август, “Апастово-информ”).


Бакчалар мул уңышы белән сөендергән чорда, өлкәннәр бер-берсенең бакчалары белән танышу, матурлыкка күз салу, муллык серләре белән бүлешү, иң тырыш бакчачыны ачыклау максаты белән хуҗалыкларга чыкты.
-2016 елдан бирле бик матур эшләп киләбез. Июнь һәм август айларында бакчачы клубы әгъзалары белән җиләк-җимеш, яшелчә, чәчәк үстерү белән шөгыльләнүче ветераннар белән якыннан танышып, бакчаларын карап, көз көне нәтиҗәләр ясыйбыз. Быел да әлеге эшне башлап җибәрдек, - ди клуб җитәкчесе Расыйх Латыйпов.
Район үзәгендә “Иң матур йорт”, “Иң матур бакча”, “Мул уңыш алучы хуҗалык” бәйгесенең нәтиҗәләре ялгыз яшәүче, парлы гомер итүче өлкәннәр арасында аерым билгеләнәчәк. Нәтиҗәләр чыгарылып, район мәдәният йортында бәйгегә йомгак та ясалыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев