Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның хөрмәтле кешесе Рәшит ага Хөснетдиновга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды

Аксакал 75 яшьлек юбилеен каршылады.

(12 август, “Апастово-информ”).


Рәшит ага Хөснетдинов бик күп котлаулар кабул итте. Тәбрикләүләргә район җитәкчелеге дә кушылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова район башлыгы Айрат Җиһаншинның Рәхмәт хатын тапшырды.
“Фидакарь хезмәтегез, районыбыз үсешенә саллы өлеш керткәнегез, күңелләргә иман нуры өләшкәнегез өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде Гөлүсә Галләмова.
Рәшит ага Хөснетдинов 25 ел Апас сөт комбинатында баш механик булып эшли. Казанның 1000 еллыгы мәдрәсәсен тәмамлап, Апасның Җәмигъ мәчетендә 20 ел имам вазифаларын башкара. Райондашларның күңеленә иман нуры өләшә, дин дәресләре укыта. Бүген дә саллы киңәшләре белән район халкына ярдәм итә. Тормыш сынауларын да зур сабырлык белән кичерә ул. Олыгайган көннәрендә язмыш аны Мәрьям апа Хәйрова белән очраштыра. Бүгенге көндә алар тигез, матур гомер кичерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев