Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның иң өлкән кешесенә 102 яшь

Апас авылында яшәүче, тумышы белән Сатмыш авылыннан булган Зәйнәб әби Ибраһимовага 102 яшь тулды. Тормышның төрле чагын кичергән, 8 бала тәрбияләп үстергән, бүгенге көдә 43 онык-оныкчыгы булган әби әле бүген дә бик зиһенле, яхшы ишетә, күрә, бар нәрсәдән хәбәрдар булып җиденче баласы Заһит, килене Гөлфия тәрбиясендә хасиятле гомер кичерә. -...

Апас авылында яшәүче, тумышы белән Сатмыш авылыннан булган Зәйнәб әби Ибраһимовага 102 яшь тулды. Тормышның төрле чагын кичергән, 8 бала тәрбияләп үстергән, бүгенге көдә 43 онык-оныкчыгы булган әби әле бүген дә бик зиһенле, яхшы ишетә, күрә, бар нәрсәдән хәбәрдар булып җиденче баласы Заһит, килене Гөлфия тәрбиясендә хасиятле гомер кичерә.

- Яшемне әйтмим әле, күз тияр дип куркам. Ничә генә яшьтә булсам да, яшәлмәгән дә кебек тоела. Район хуҗасының 100 яшьлегемә биргән ак шәленә төренеп кенә утырам, рәхмәт котлауларга, - ди озын гомерле райондашыбыз.

Зәйнәб әбине район башлыгы исеменнән район Советының аппарат җитәкчесе Рөстәм Нәҗмиев, район ветераннар советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗанова, Бану Кадыйрова, Апас авыл җирлеге хезмәткәрләре, район мәдәният бүлеге җитәкчесе тәбрикләделәр. Әби бик теләп Казан телеканалыннан кайткан журналистлар белән әңгәмә корып, озак яшәүнең серләре белән дә уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: старожилыАпастово